Гомерләрнең матур чагы җитте, — 25 июля 2026 г. в 03:25:00.530
Гомерләрнең матур чагы җитте, Олыгаеп инде барабыз. Яшьлек агачының ботагында Кызарып ла пешкән алмаларыбыз. Кичә генә бөре ярган иде, Кичә генә атты шау чәчәк. Алмагачның ак чәчәге кебек Теләдек без ап-ак киләчәк. Теләдек тә, ә үзебез көлдек, Гүя безгә картлык кагылмый. Бер көн килеп, ак алмагач төсе Безнең чәчебезгә сарылмый. Әйтерсең лә, сары көзләр килми, Тәрәзәгә картлык пәрдә элми. Гүя безгә шушы өлкән еллар Башын иеп бер дә сәлам бирми. Шөкер, менә онытмаган икән, Еллар аша сәлам юллады. Ак алмагач төсе килешә дип, Картлык көнгә ак төс юрады. Бар җиһанга аклык теләп, Бүгенге ихтирамлы көн белән Тәбрик итәм, дуслар! Динә Латыйпова

