Акыл сатучылар - адым саен... — 24 июля 2026 г. в 19:15:00.463
Акыл сатучылар - адым саен... Акыл сатучылар - адым саен, Өйрәтүче - дөнья тутырук. Вәгазь сөйләүчеләр хәттин ашкан, Киңәш бирүченең чуты юк! - Алай итмә, болай ит син! - диеп, И өйрәтә сине барсы да. Нервың какшый шулчак: эшең бармый, Эчтә ачу кайный ярсудан! Үз-үзеңне көчкә кулга алып, Елмайган һәм көлгән буласың... Киңәшләрдән тәмам туйсаң да, син: - Рәхмәт, рәхмәт! - дигән буласың. Сабырлыгың сына ахыр чиктә, Түземлегең бетә берочтан... Шул чагында әйтәселәр килә Каты итеп - тозлап-борычлап! Юк, ярамый! Начар сүз әйтүдән Син каласың көчкә тыелып. Ачуыңны тыеп кала алу - Бу тормышта - иң-иң кыены! Өйрәтәләр сине төрле яктан - Киңәш бирә олы-кечесе... Барлык киңәш-фәләннәрен тотсаң, Алар өчен әйбәт кеше син! Мин дә, ахры, шулар кавеменнән, Алар белән бергә - бер рәттә. Әле менә, киңәш бирмәгез, дип, Өйрәтмәгез, диеп... өйрәтәм. Ләбиб Лерон

