Алинә Давыдова белән әңгәмәдән өзек: — 7 августа 2026 г. в 09:10:01.761
Алинә Давыдова белән әңгәмәдән өзек: "Бернинди пластик операция, матурлык уколлары ясатканым юк. Каш, керфек ясатканым гына бар. Биткә крем, маска гына кулланам. Кайбер пластика ясаган кешеләргә карыйм да, якыннан йөзләре бөтенләй үзгәргән кебек тоела. Бер тапкыр пластика ясатып караган кешенең барыбер тагын үзендә нәрсәдер үзгәртү теләге барлыкка киләдер. Матурлык уколларының да зыяны бар бит. Мин массаж һәм тирене тукландыра торган косметика яклы."

