Кәбестәне корткычлардан саклауның бер ике-ысулы белән таныштырам. — 23 августа 2026 г. в 10:47:02.692
Кәбестәне корткычлардан саклауның бер ике-ысулы белән таныштырам. 5 литр суга 40 грамм нашатырь спирты, 2 аш кашыгы сыек сабын кушып, яфраклары юешләнерлек итеп сиптерәсе. Яки 3 литр суга 1 савыт аптека валерьянкасы, 1 аш кашыгы сыек сабын кушып, яхшылап болгатып сиптерәсе. Бу эшләрне кич йә иртүк эшлисе. Кызу кояш яктысында корткычларны агуларга да, тукландыру эшләрен башкарырга да ярамый. Рәмзия Әхмәдуллина

