Зәй районында эшләп килүче «Заинск с вами» төркеме волонтерлары 10×6 метр зурлыктагы ма... — 7 сентября 2026 г. в 12:25:01.313
Зәй районында эшләп килүче «Заинск с вами» төркеме волонтерлары 10×6 метр зурлыктагы маскировка челтәрен нибары ике көн эчендә үргәннәр. Көндәлек эш, мәшәкатьләр арасында алар уртак максат өчен вакыт таба: берәү үрә, икенчесе бәйли, өченчесе материал әзерли. Һәрбер төен — алгы сызыктагы егетләргә ярдәм. Тылдагы мондый фидакарь кешеләрнең хезмәте дә Җиңүгә керткән зур өлеш. 🇷🇺Рәхмәт сезгә, Зәй волонтерлары!

