- Таһир, балачакта да шундый шук бала идеңме? Холкың буенча кемгә охшаган син? — 7 сентября 2026 г. в 09:09:29.337
- Таһир, балачакта да шундый шук бала идеңме? Холкың буенча кемгә охшаган син? - Әйе, шундый ук шук һәм шаян булганмын. Шомырт агачларына менеп җырлар җырлый идем. Кәнфит бирәм, дип котыртып юри җырлаталар иде. Ә балачагым Әтнә районы Каенсар авылында үтте. Әти-әнием исән-сау, авылда яшиләр. Икесе дә колхозда эшләде. Холкым буенча әтигә охшаганмындыр дип уйлыйм. Миңа төгәл, чиста, пөхтә булсын - шундый кеше мин. Кызып китә торган гадәтем дә бар. Элек колхозда чөгендер бүлеп бирәләр иде, ул минем үзәгемә үтте. 15-18ләп буразна, озынлыгы чакрымнан артык. Берсендә ачуым чыгып, бөтенесен чабып чыккан идем, нәтиҗәдә иң әйбәт уңыш нәкъ менә безнең буразнаныкы булды. Халык аптыраган иде инде анда. Балачагым күңелле, рәхәт үтте. Без өч бертуган идек: кызганыч, энем мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, ә апам гаиләсе белән Казанда яши. Үзебез Питрәч районының Царево бистәсендә яшибез. - Бертуган энеңне югалтуны ничек кичердең? - Энемнең арабыздан киткәненә 12 ел. Бу хакта сөйләшәсе килми... Бик авыр кичердем. Уен-көлке белән вакытлыча онытыласың да, искә төшкәч бик кыен. Бу югалту йөрәктә мәңгелек яра булып калачак. Әти-әнигә бик авыр кайгы булды, башка андый югалтулар күрергә язмасын, якыннарыбыз исән-сау булсын. - “Үскәч кем булырга?” дигән сорау борчымагандыр сине, Таһир? Артист булып тугансың бит. - Дөресен генә әйткәндә, артист булырмын дип уйламаган идем. Кечкенәдән техникага мөкиббән кеше, тимер арасында туган дисәм дә була. Мәктәптән соң техникумга керергә уйлаган идем, анда кертмәделәр. 1998 елда районда үткәрелгән слетта җырлап, әби булып сөйләп, колхозга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан ДТ-75 тракторын бүләк иттем, ә район башлыгы Гәбделәхәт Хәкимов миңа видеомагнитофон бирде. Шуннан соң төрле җиргә чакыра башладылар. Дөрес, аңа кадәр дә йөри идем инде. Шул вакытта популярлашып киттем, районда Гран-при алдым. Бәйгеләрдә алдынгы урыннар минеке иде. Шулай итеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Арттан этүчем дә, төртүче дә булмады, барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Кечкенәдән гармунда уйныйм. Каядыр музыка мәктәбенә йөреп түгел, ә үзем өйрәндем. Аллаһы Тәгалә биргән сәләт инде ул. Гомумән, артист булу өчен сәләт кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән талантың юк икән, укып кына артист булып булмый. Ыштан туздырып йөрүдән мәгънә юк дип уйлыйм. Шуңа күрә мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Үзеңнән дә күп нәрсә тора. Кайберәүләр сәхнәдә ятлаганны сөйли. Мин текстны тиз генә карап ала идем дә, үз сүзләрем белән сөйли идем. Алай халыкка күбрәк җиткереп була. Салават җыр театрында эшләгән дәвердә дә сценарийны үз сүзләрем белән сөйләдем. Таһир Гайнуллин белән әңгәмәдән

