Аш содасының файдасы — 16 сентября 2026 г. в 05:30:04.429
Аш содасының файдасы Сөткә болгаткан аш содасының тәмен күпләр бала вакыттан ук хәтерли. Хәзер дә ул какрыкны йомшарту өчен иң яхшы чараларның берсе исәпләнә. Моның өчен 1 чәй кашыгы аш содасын кайнап торган сөткә салып болгатыга кирәк. Катнашманы йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителә. Әгәр дә сөт яратмыйсыз икән, 1 Аш кашыгы аш содасын кайнар суга салып бутагыз һәм шуның белән ингаляция ясагыз. Ике чәй кашыгы аш содасын эчә торган җылы суга салып бутап, шуның белән авырткан тамакны чайкатсагыз, файдасы тими калмас. Сода тамакның лайлалы катламын йомшарта һәм шул рәвешле авыртуны баса. Борын суламаганда сода эремәсен борынга тамызу зыян итмәс. Шәһри Казан макста

