Фирдүс Тямаев белән әңгәмәдән: — 16 сентября 2026 г. в 04:45:00.089
Фирдүс Тямаев белән әңгәмәдән: Гадәттәгечә, концертларымда патриотизм, әти-әни, туганнар кадере темалары да күтәрелә. Халыкка ошагач, үзем дә аерым бер кәнәгатьлек хисе белән эшлим. Заманасы җиңел булмаса да, концертлар куябыз. Ләкин кайбер урыннарда, аеруча районнарда, тамашачы авырсына. Билет бәяләрен бераз күтәргән идек, төшерергә туры килде. Төркемгә дә тиешенчә түләргә кирәк. Бик күп кеше эшләгәч, баланс тотуы җиңел түгел. Тормыш, гомумән, җиңел түгел. Халыкка, җитәкчеләргә Аллаһ ярдәм бирсен, тормышлар тынычлансын. Концертларга гади халык йөри, билет алу өстенә әле чәчәген дә күтәреп киләләр. Сәхнәгә чәчәк күтәреп менгән тамашачына күргәч, өстемә кайнар су сипкән сыман була. Чәчәкләрнең һәрберсен өйгә алып кайтабыз. Тамашачының мәхәббәте дигән сүз бит инде бу, моның кадерен белергә кирәк.

