Югары Әлморза авылында яшәүче Салих һәм Гөлфәридә Хәмидуллиннарның быел кабаклары “вели... — 29 сентября 2026 г. в 05:47:01.635
Югары Әлморза авылында яшәүче Салих һәм Гөлфәридә Хәмидуллиннарның быел кабаклары “великан” булып үскән. Аларны бакчадан алып керү өчен, ирле-хатынлы бу икәүнең көче бергә таләп ителгән. “Кабартма” (“Колобок”) әкиятендәге кебек, кечкенә арбага үзе генә сала алмагач, Салих абый хатынын чакырырга мәҗбүр булган. Ә менә үлчәүгә куеп карамаганнар. –Ничә килограмм икәнен белмибез, икәү көчкә күтәрдек. Мал-туарны елның-елында шуның белән сыйлыйбыз, күп утыртабыз шул. Яңгырлы булгач, кинәнеп үстеләр, – ди Гөлфәридә апа, уңышлары өчен шатланып. Ә рәсемдә сез кабак-великан артында кечкенә генә булып калган Салих абыйны күрәсез. "Әлки хәбәрләре" газетасыннан

