К хәрефенә генә багышлана бу шигырем.
К хәрефенә генә багышлана бу шигырем. Картлык килер килми калмас, Кайгысыз көннәр килсен. Күңелләре күтәрелеп, Кешеләр кояш күрсен. Кояшлы көнне кешеләр Күрәсе килеп көтә. Кояш кына кызу-кызу Көлеп каядыр китә. Күктән кояш күзен кысып, Кешеләрне күзәтә. Кар көртләре күмеп китеп, Кыш карларны көрәтә. Көннэр кояшлырак килсен, Куансыннар кешеләр. Караңгыда күз күрмәгәч, Керешмиләр күршеләр. Карт корылар картайганнар Кышкы карны көрәргә. Кар көртләре каплап киткәч, Капка күмелгән керергә. Картлар көрәк күтәрәлми, Көч куәте калмаган. Кызлары кайтып көрәгән, Кияүләр кайталмаган... Ибрагимова Фәридә.