🤧 ГРИПП ҺӘМ САЛКЫН ТИЮ: НИЧЕК АЕРЫРГА?
🤧 ГРИПП ҺӘМ САЛКЫН ТИЮ: НИЧЕК АЕРЫРГА? Салкын тиеп яисә грипп эләктереп авыру очраклары арта торган чорга кердек. 🍂🤒 Тамак авырта, борын суламый башласа, без шунда ук дарулар эчә башлыйбыз. 💊 Әмма салкын тию белән гриппның аермасы барлыгын онытмаска кирәк. 🌡️ ГРИПП ВАКЫТЫНДА тән температурасы кискен күтәрелә һәм 38,5 кә кадәр җитәргә мөмкин. Хәлсезлек барлыкка килә, тән сызлый, мускуллар авырта башлый. 🤧 Беренче көнне җиңелчә генә борын суламау, төчкерү кебек билгеләр була, соңрак коры ютәл барлыкка килүе бар. 🦠 Гриппны да кискен респиратор вирусларга кертәләр. Әмма ул авыррак уза, анардан соң өзлегү куркынычы зур. Шуңа да гриппны табиблар аерып карый һәм дәвалый. ⚠️ Грипп үпкә ялкынсынуга, синусит, миокардит кебек авыруларга, нерв системасы какшауга китерүе бар. 🤧 КИСКЕН РЕСПИРАТОР ВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ВАКЫТЫНДА борын суламый башлый, кеше еш төчкерә, тамак әчетә. 🩺 Ничек кенә булмасын, дөрес дәвалану өчен иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кына дөрес дәвалау курсы билгеләргә мөмкинлеген онытмагыз.