Гомеркәйләр узган, сизмәдем
Гомеркәйләр узган, сизмәдем Туган авылымның урамнары Бик киң түгел, тар да түгелләр. Син – гел уйда, газиз туган җирем, Һәрчак сиңа тарта күңелләр. Кулларыма гармунымны алып, Сагынуларга дәва эзләдем. Искән җилләр, аккан сулар кебек Йөгереп Гомеркәйләр узган, сизмәдем. Туган авылымның уртасында Ак мәчеттә айлы манара. Мәңге оныта алмам, авылкаем, Сагынуларым һәркөн яңара. Сагынулардан моңсулана күңелем, Сагышлар йөрәкне әрнетә. Әллә язмыш, әллә эчәр сулар, Чит җирләрдә безне йөретә. Кулларыма гармунымны алып, Сагынуларга дәва эзләдем. Искән җилләр, аккан сулар кебек, Йөгереп, Гомеркәйләр узган, сизмәдем. (Роза Файзуллина)