Яман шешне этләр ачыклый башлаячак 🐕🦺🎗️
Яман шешне этләр ачыклый башлаячак 🐕🦺🎗️ Һиндстанда этләр яман шешне исеннән танып белә башлаячак 🧪👃 Моның өчен белгечләр аларның үрнәкләргә реакциясен анализлау өчен ясалма интеллект кулланырга җыена 🤖📈 Шул рәвешле бу эш белән шөгыльләнүче компания беренчел скринингның гади һәм һәркем файдалана алырлык алымын булдыруны күздә тота 🙌 Тәҗрибәләрдә 15 эт катнаша 🐾 Аларга сулышны, хәрәкәтләрне һәм башка реакцияләрне теркәүче датчиклар белән махсус шлемнар һәм шлейкалар кидерәләр 🎛️ Ясалма интеллект бу мәгълүматларны анализлый һәм үзенчәлекле ис табылганда, этләрнең үз-үзен тотышын цифрлы күрсәткечләргә әверелдерә 💻📊 Тест өчен пациентка 10 минут дәвамында мамык битлеккә өрү дә җитә 😷⏱️ Аннары үрнәкне лабораториягә җибәрәләр 🔬 Тикшеренүдә 1500 дән артык кешедәге яман шешнең җиде төп тибын ачыклаганда, система 90 проценттан артык төгәллек күрсәткән ✅📉 Компания бу технологияне 2027 елда коммерция максатыннан файдалана башларга уйлый 🗓️🚀