Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы — икътисадның төп тармакларының берсе
Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы — икътисадның төп тармакларының берсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгының республика икътисады өчен мөһим тармакларның берсе булуын билгеләп үтте. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. 11 октябрьдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Татарстанда бәйрәмгә багышланган төп чаралар 22 октябрьгә планлаштырылган. Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын хөрмәтләү чараларын урыннарда да оештырырга кушты. Республика җитәкчесе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең икътисадны үстерүгә керткән өлешен билгеләп, тармак вәкилләренә игътибар күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. #ШәһриКазан #ЖурналистТМ