Хәтерләсәгез, элек мондый чаңнар авыл саен булган. Теләче районы, Казаклар авылында, к...
Хәтерләсәгез, элек мондый чаңнар авыл саен булган. Теләче районы, Казаклар авылында, күп кенә авыллардан аермалы буларак, ул бүгенгә көнгә кадәр сакланып калган. Гадәттә, чаңны авыл уртасына эләләр, ул төрле хәвеф - хәтәр вакытында кагыла. Авыл халкы чиләк, көрәген күтәреп ярдәмгә ашыга торган булган. Авыл агайларының әйтүенә караганда, әлеге чаңга, Аллаһка шөкер, 1 тапкыр да сугылмаган. «45 ел эленеп торган әлеге коралны моннан соң да кулланырга язмасын»-, ди авыл халкы. Амин, шулай булсын! Сезнең авылда да бармы мондый чаң?😊 📸: Рәзинә Мәрданова Шәһри Казан МАХта