🏡❤️ Сезнең авылда иң матур капка кемдә?
🏡❤️ Сезнең авылда иң матур капка кемдә? Бизәкле, зәвыклы, үзенчәлекле капкаларны күрсәтер вакыт җитте! 🌸 «Шәһри Казан» «Авылыбызның иң матур капкасы» бәйгесен игълан итә! 📸 Туган авылыгызның иң матур капкасын фотога төшерегез дә безгә җибәрегез! Бәлки, нәкъ сезнең фотогыз җиңүче булыр! 📅 Фотолар 20–30 октябрьдә кабул ителә. 📩 Электрон почта: shahri-kazan@tatmedia.com 📲 ВКонтакте: https://vk.com/id160603721 📱 Фотоны 89534854643 (макс) номерына да җибәрә аласыз! Фотога өстәп, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен һәм авылыгызның исемен дә язып җибәрүегезне сорыйбыз. ⚠️ Бәйге шартлары: ✅ «Шәһри Казан» газетасына язылу турындагы квитанция булу. ✅ ВКонтакте сәхифәгездә фотоны #ШәһриКазанАвылымКапкасы хештегы белән урнаштыру. 🗳 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр тавыш бирү этабы узачак! 🎁 Иң күп тавыш җыйган катнашучыларны бүләкләр көтә! Җиңүчеләр турында газетабызда да язма басылачак. 💚 Авылыгызның матурлыгын бөтен Татарстанга танытыгыз! Дусларыгызны, туганнарыгызны һәм авылдашларыгызны да бәйгедә катнашырга чакырыгыз! 👇 Ә сезнең авылның иң матур капкасы кайда? Безгә фотосын юллагыз! #ШәһриКазанАвылымКапкасы