Уйнап оча сары яфрак,
Уйнап оча сары яфрак, Әйләнгәндәй талгын бию... Ә күңелдә баш әйләнгеч Сихри бер хис - көзге сөю. Алтын-сары өрәнгеләр Ут дөрләгән учак төсле! Көй агыла җиһан буйлап, Уш китәрлек, шундый хисле! Билләремнән коч та иркәм, Ал бөтереп, биик әйдә. Табигатьнең чуак чоры, Көз адашкан гүя җәйдә. Биик әйдә, онытылып, Көз дә гашыйк безнең төсле. Яздагыдан мең кат серле, Көз уянган сөю хисе! (Гөлнара Шәрәпова)