"Очарование" салаты😋
"Очарование" салаты😋 (6 порциягә) 400 гр пешкән тавык түше 3 шт пешкән йомырка 1-2 шт кыяр 100 гр әстерхан чикләвеге 150 гр кара җимеш Тоз, майонез тәменчә Тавык итен, кыярны озынчалап турыйбыз. Йомырканы эре угычта уабыз. Кара җимешне уртача зурлыкта турыйбыз. Чикләвекне уклау белән изәбез. Катламлап башта кыяр, аннары тавык ите, аннан йомырка, кара җимеш, иң өскә әстерхан чикләвеге салабыз. Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз.