🇷🇺🤝🇮🇳 Россия белән Һиндстанны мәгълүмат күпере тоташтыра
🇷🇺🤝🇮🇳 Россия белән Һиндстанны мәгълүмат күпере тоташтыра 📍 Бүген, 16 октябрьдә, II Россия-Һиндстан «ТАЙМ» эшлекле форумы кысаларында «Медиа - Россия һәм Һиндстан хезмәттәшлеген үстерүче көч» дип аталган медиа-сессия уза. Биредә «Шәһри Казан» журналистлары да катнаша. 🎤 Ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгытуда матбугатның урыны нинди? Заманча технологияләр журналистикага нинди мөмкинлекләр ача? Россия һәм Һиндстанның мәгълүмат чаралары бергәләп нинди проектлар булдыра ала? Очрашуда нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзлиләр. Фикер алышуда «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТАСС, РБК, «Коммерсантъ», RT, шулай ук Һиндстанның мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. 💬 Press Trust of India (PTI) мәгълүмат агентлыгының халыкара һәм стратегик яңалыклар бүлеге мөхәррире Манаш Пратим Бхуян үз чыгышында болай дип белдерде: «Соңгы дүрт ел дәвамында Һиндстан халкын Россиягә каршы котыртырга тырыштылар. Бу эш даими һәм максатчан рәвештә алып барыла. Әмма әлеге омтылышлар нәтиҗәсез. Һиндстан халкы Россиянең союздашы булды һәм булып кала. Ике ил арасындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дә, киңәйтү бик мөһим». 🌐 Бүген журналистика яңалык җиткерү белән генә чикләнми. Ул илләрне якынайта, үзара ышанычны ныгыта, эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Медиа-сессиядә дә сүз шул хакта бара. 📸 Ә очрашуның иң кызыклы мизгелләре - «Шәһри Казан» журналистлары әзерләгән фото һәм видеоязмаларда! 🎥Илсөя Садыйкова видеосы #ШәһриКазан #Татмедиа #ТАЙМ #РоссияҺиндстан