Зур акчалар турында хыялланам!
Зур акчалар турында хыялланам! Керем нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Эшлим, 30 яшькә кадәр барысы да уңышлы гына барды, теләгәннәрем тормышка ашты. Әмма зуррак акчалар эшлисе, югарырак үрләргә менәсе, алга барасы килә. Әмма һаман бер урында таптанган кебек. Бу юнәлештә адымнар да ясыйм кебек, әмма берни килеп чыкмый. Үзем гади гаиләдә туып үскәнгә, башыма кереп калган “миндә беркайчан да зур акчалар булмаячак” дигән уй комачаулыймы шунда. Нинди якка карарга, киңәш бирегезче... Екатерина З. Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган чираттагы сорауларга җавап бирә: Модага кергән «уңыш психологиясе»н читкә куеп, максималь дәрәҗәдә ачыктан-ачык һәм практик җавап бирим әле. Гамәлдә, керем кешенең зур акчалар турында никадәр еш уйлавына бәйле түгел. Аның бу юнәлештә нәрсә эшләвеңә бәйле. Кыскача үз формуламны язып үтәм: 1.Күп һәм чын күңелдән эшкә бирелеп эшләргә. Эшләгән кыяфәт чыгару белән генә чикләнмичә, чын-чынлап тырышырга кирәк. Башкалар ял иткәндә дә эшләргә әзер булу мөһим. Чөнки сезне алга алып бара торган көч - дисциплина түгел, ә үзалдыгызга куйган максат белән януыгыз. 2.Үз бәягезне әкренләп күтәрергә. Моның өчен кемнеңдер тыштан рөхсәт бирүен көтәргә кирәкми. 3.Бераз кыюрак һәм тапкыррак булырга. Артык әдәпле, һәркемгә ярарга тырышкан кешеләргә зур акчалар сирәк килә. 4.Үзеңне башкалар белән дә, хыялыңда инде уңышка ирешкән үз версияң белән дә чагыштырмаска. Сезнең соравыгызда, минемчә, эшкуарлык күнекмәләренең җитмәве түгел, ә күпкә гади нәрсә ята: сез үзегезгә күбрәкне теләргә һәм күбрәкне алырга рөхсәт итәсезме? Гаиләдә күпме акча эшләргә күнеккәннәр, «яхшы керем» дип нәрсә саналган – болар барысы да безнең карашларга тәэсир итә. Ә күнекмәләрне эш барышында үстереп була. Тәҗрибә дә, белем дә килә. Ә менә кешенең үзенә күбрәкне теләргә һәм күбрәккә лаек булуына ышанырга эчке рөхсәте булмаса, дөрес юнәлештә барганда да ул һәр адымда үз-үзенә киртә куярга мөмкин.