Бәйрәм табынына "Ричард" салаты 😋
Бәйрәм табынына "Ричард" салаты 😋 Салат өчен кирәк: 200 гр сыер ите, 150 гр консервланган кукуруз, 50-70 гр әстерхан чикләвеге, 3 йомырка, 2 бәрәңге, 1 кишер, 1 анар, тәменчә тоз һәм майонез (3-4 порция салат чыга). Ит, бәрәңге, кишер, йомырканы пешерегез. Чикләвекне духовкада яисә микродулкынлы мичтә киптереп алыгыз. Салат савытына ризыклар өчен кулланыла торган пленка (пищевая пленка—рус.) җәегез. Беренче катлам итеп вак угычтан уылган кишерне салыгыз. Майонез сылагыз. Әстерхан чикләвеген ваклап, икенче катлам итеп салыгыз. Майонез сылагыз. Өченче катламда кукуруз һәм майонез. Йомырканы эре угычтан чыгарып, кукуруз өстенә җәегез һәм майонез сылагыз. Вак итеп туралган итне йомырка өстенә тигез итеп җәегез һәм майонез сылагыз. Угычтан уылган бәрәңге — соңгы катлам. Аны җәйгәннән соң салатны яхшылап баскалагыз. Аннан соң салат савытын яссы тәлинкәгә әйләндереп каплап, пленканы алыгыз һәм салатның өстенә анар сибегез. Вак итеп туралган яшел суган, кукуруз белән бизәгез.