🎃 Татарстанда 240 килограммлы кабак үстергәннәр!
🎃 Татарстанда 240 килограммлы кабак үстергәннәр! Кама Тамагы районының Антоновка авылында яшәүче Михаил Аимов «Атлант» сортлы 240 килограммлы кабак үстергән. Гигант яшелчә «Татар-информ» конкурсына тәкъдим ителгән. 🌱 Шунысы кызык: баһадир кабак теплицасыз һәм каты ашламаларсыз, ачык һавада үскән. 📍 Хәзер аны Казанда, Мәскәү базары янында күрергә мөмкин. Михаил зур кабакны үз күзләре белән күрергә теләүчеләрне кунакка чакыра!