📸 Бер фотода — бер язмыш, мең фотода — халык тарихы!
📸 Бер фотода — бер язмыш, мең фотода — халык тарихы! Вакытны туктатып буламы? Була икән! Кайчак фотоаппаратның бер төймәсенә басу да җитә. Еллар уза, чорлар алышына, кешеләр китә… Ә фотосурәтләрдә алар һаман безнең белән. Бүген Казанның Милли китапханәсендә танылган фотохәбәрче, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Рамил Галинең «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» фотокүргәзмәсе ачылды. Һәр кадрда — кеше язмышы, чор сулышы һәм халкыбыз тарихы. 📷 Фотокүргәзмәдән фоторепортажны сайтыбызда карагыз!