✅Теш казнасы каный башласа, 1 аш кашыгы вакланган имән кайрысы өстенә бер стакан кайнар...
✅Теш казнасы каный башласа, 1 аш кашыгы вакланган имән кайрысы өстенә бер стакан кайнар су салабыз һәм 15 минут сүрән утта тотабыз. Бер сәгать төнәткәч, сөзеп алабыз һәм авызны чайкатабыз. ✅Икенче рецепт: 1 аш кашыгы кипкән календула чәчәгенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать термоста тотабыз. Суынгач, сөзеп, көненә ике тапкыр авызны чайкатабыз. ✅Кыш көне иреннәр ярыла, кибә, кубалаклана. Бер чәй кашыгы каймакка ун тамчы сырганак мае тамызыгыз һәм шуны иренгә сылагыз. ✅Яки кабакны угычта уып, шуңа бераз гына бал кушып болгатыгыз да иренегезгә сылагыз.