Перейти к содержимому
Максиметер

Хуҗабикә колагына

Хуҗабикә колагына 1. Әче сортлы алмаларны духовкада озак тотарга ярамый, алар изелә. 2. Әгәр дә кыярны “коерыгы” белән аска каратып, ¾ өлешен суга салып торасыз икән, ул бик озак сакланырга мөмкин. Суны көн саен алыштырырга гына онытмагыз. 3. Тозлы кыярның банкасында гөмбәчекләр барлыкка килмәсен дисәгез, банкага горчицалы төенчек салыгыз. 4. Салат өчен яшелчәләрне (кызыл чөгендер белән кишердән кала) тозлы суда пешерү әйбәтрәк. Яшелчәләр яхшы әрчелсен өчен, алар пешеп чыккач ук салкын суга салыгыз. 5. Ит һәм балык белән ясалган салатларга маринадланган яшелчә салу яхшырак. 6. Сусыл һәм хуш исле кишер ашыйсыгыз килсә, озын тамыразыклысын утыртыгыз. 7. Кызыл чәкәнле кәбестәне кайнар су белән коендырсаң, ул йомшаграк була. 8. Әгәр кәбестәдән әчкелтем тәм килсә, аны 2-3 минутка кайнар суга салып торырга кирәк. ЮГАЛТМАС ӨЧЕН, ҮЗЕГЕЗГӘ САКЛАП КУЕГЫЗ!!!

3 222 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

10 098 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.