Бүген - Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне!👵👴
Бүген - Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне!👵👴 Әби-бабайларыбыз - гаиләбезнең терәге, акыллы киңәшчеләребез һәм иң җылы хатирәләребезнең сәбәпчеләре. Аларның һәр сүзе - тормыш тәҗрибәсе, һәр догасы - күңелгә тынычлык, ә һәр кочаклавы - чиксез мәхәббәт. Әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз! Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм якыннарының җылысын телибез!🥰 Ә сезнең әби-бабайларыгыз белән бәйле иң кадерле хатирәгез нинди? Комментарийларда уртаклашыгыз! 💬 #ШәһриКазан #ӘбиләрҺәмБабайларКөне #ГаиләКыйммәтләре #Бәйрәм