🚨 КАЗАНДА ӨЧ АВТОМОБИЛЬ КАТНАШЫНДА ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕ БУЛГАН
🚨 КАЗАНДА ӨЧ АВТОМОБИЛЬ КАТНАШЫНДА ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕ БУЛГАН Бүген иртәнге сәгать 6:11дә Казанда Сул Болак һәм Татарстан урамнары киселешендә өч җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 22 яшьлек кыз идарә иткән «Киа» автомобиле Островский урамы ягыннан Пушкин урамы буйлап хәрәкәт иткән. Юл чатында ул светофорның кызыл сигналына чыккан һәм Сул Болак урамы буйлап яшел утка хәрәкәт итүче «Чери Аризо» һәм «Рено Логан» автомобильләре белән бәрелешкән. Юл һәлакәте аркасында ике кеше җәрәхәтләнгән. Аларның берсе — «Киа» автомобиле йөртүчесе үзе, икенчесе — 61 яшьлек такси пассажиры. Икесен дә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре хастаханәгә алып киткән. Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшләгән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Әлеге очрак буенча административ тикшерү башланган. 🚔 ЮЛЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ! Светофор сигналларына игътибар итегез, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯНЫГЫЗДАГЫЛАРНЫ САКЛАГЫЗ! 🙏 #Казан #ЮлҺәлакәте #ШәһриКазан