Кабаклы ясмык — җиңел, туклыклы һәм файдалы ризык! 🍲
Кабаклы ясмык — җиңел, туклыклы һәм файдалы ризык! 🍲 Кабак белән ясмыкның тәмле кушылмасын татып карадыгызмы әле? 😋 Бу ризык туклыклы, яшелчәләргә бай һәм көндәлек менюны төрләндерү өчен бик яхшы! 🛒 Кирәкле ингредиентлар: 🫘 Ясмык — 1 стакан 🎃 Кабак — 0,5 кг 🥕 Кишер — 100 г 🧅 Суган — 1 баш 🧄 Сарымсак — 3 тырнак 🫚 Имбир — тәменчә 🌿 Петрушка — тәменчә 🫒 Үсемлек мае 🧂 Тоз — бер чеметем 🖤 Кара борыч — тәменчә 👩🍳 Әзерләү тәртибе: 1️⃣ Ясмыкны ярым әзер булганчы, 25 минутлап пешерергә. 2️⃣ Кыргычтан уылган имбир белән сарымсакны үсемлек маенда әз генә томалап тотарга, хуш исләре чыксын. 🧄🫚 3️⃣ Суган белән кишерне вак шакмаклап турап, 5–7 минут кыздырырга. 🥕🧅 4️⃣ Зуррак итеп туралган кабакны яшелчәләр янына салып, 5–7 минут пешерергә. 🎃 5️⃣ Кабыгы салдырылган помидорны да шуларга кушып, кыздырырга. 🍅 6️⃣ Әзер ясмыкның суын саркытып, яшелчәләр белән кушарга һәм әзер булганчы, 10 минутлап пешерергә. 7️⃣ Тозларга-борычларга, петрушка өстәргә. 🌿 🍗 Кечкенә сер: Теләсәгез, ризыкка тавыкның ак итен дә куша аласыз. Ул тагын да туклыклырак булачак! 😋 Менә шулай тәмле, хуш исле һәм туклыклы ризык әзер!