🎤 15 елдан соң… Идрис Газиев кабат Казан сәхнәсендә! 😍
🎤 15 елдан соң… Идрис Газиев кабат Казан сәхнәсендә! 😍 Ышанасызмы, Идрис Газиев Татарстанга еш килеп йөрсә дә, башкалабызда аерым концерт куймаганына инде 15 ел икән! Ә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ул беренче тапкыр 1985 елда чыгыш ясаган. Уйлап карасаң, 41 ел гомер узган! 🎶 ❤️ Менә, ниһаять, Казан тамашачысы белән кабат очрашу насыйп булган! Бу юлы Идрис әфәнде үзе генә түгел, гаиләсен дә ияртеп килгән. 🥰 Җырчының иҗатын яратучылар бармы арабызда? ❤️