Көзге авыл.
Көзге авыл. Алтын көзнең иртәләре, Сызылып аткан нурдан башлана. Алтын көзнең авыл кичләре, Матур кояш батканнан башлана. Көзге авыл үзе бер дөнья, Җәйгедән ул бит бик тә аерыла! Җәен булса шау-шу урамда, Көзен баса тынлык, әйтерсең лә син карурманда! Җәен үскән җиләк-җимешләр Җыелганнар, базга төшеп куелганнар! Көз яңгырлы була икән имеш-мимешләр, Артта калып инде онтылганнар! Бакчаларда кара кәнтәр... Алар сукаланып каплап куелган. Эшләр беткәч хуҗалар да шәһәрләргә киткәннәр... Капкаларга зурдыр йозак элеп киткәннәр... Көзге авыл, үзе бер дөнья... Әле кемдер монда яшәп күрә дөнья! Кичен ут кабызып кичке эшен эшли... Мин бит монда туган диеп кайнап яши! Көзен авылда үзенчә моңсу... Күптән аккан инде җәйге агымсу! Сирәк мирәк кичен утлар яналар, Төп нигездә калганнар шулай яшәп яталар! Көзге авылда үзенчә күңелле... Утлар янса шатландыра күңелне! Тәмен табып яшәве шатландыра йөрәкне, Кайтып торгызыйк әле үзебене үстергән горур нигезне!!! 26.10.26 18:18 Аксар авылы Рушат Зиннәтов