Әлмәт районында биш кеше зыян күргән массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган.
Әлмәт районында биш кеше зыян күргән массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, Миңнебай авылыннан ерак түгел тимер юл кичүендә «Газель» һәм тагын дүрт автомобиль бәрелешкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, йөк машинасының тормоз системасы сафтан чыккан, нәтиҗәдә ул каршы як полосага чыккан. Һәлакәттән соң йөк машинасы һәм ике җиңел автомобиль юл кырыендагы кюветка төшеп киткән. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, авариядә биш кеше, шул исәптән ике бала, җиңелчә җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрне табиблар тикшерә. Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар юк.