Татарстанда 4 ноябрьдә почта бүлекчәләренең күбесе эшләмәячәк
Татарстанда 4 ноябрьдә почта бүлекчәләренең күбесе эшләмәячәк 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстанда Россия Почтасының күпчелек бүлекчәләре ял итәчәк. Бу көнне маркетплейслардан заказлар бирү һәм алу пунктлары гадәти режимда эшләячәк. Ә 3 ноябрьдә почта бүлекчәләре гадәттәгедән бер сәгатькә иртәрәк ябылачак. Пенсияләр һәм социаль түләүләр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге белән килештерелгән график нигезендә таратылачак.
2 371 просмотров