Медицинада актив рәвештә цифрлы технологияләр гамәлгә кертелә.
Медицинада актив рәвештә цифрлы технологияләр гамәлгә кертелә. Әйтик, Казанның 7нче клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә күптән түгел тәҗрибә рәвешендә «РАИСа» дип аталган цифрлы система кулланыла башлаган. Ул операция һәм реанимация бүлекләрендәге медицина җиһазларын бердәм мәгълүмат системасына тоташтыра. Хәзер пациентның кан басымы, пульсы, кандагы кислород күләме һәм башка мөһим күрсәткечләр табибларга автомат рәвештә, реаль вакыт режимында килеп тора. Моңа кадәр медицина хезмәткәрләренә җиһазлардагы күрсәткечләрне кәгазь документларга кулдан күчереп язарга туры килсә, хәзер бу эшне цифрлы "ярдәмче" башкара. Нәтиҗәдә, табибларның вакыты янга кала, алар пациентның хәленә күбрәк игътибар бирә ала. Ә ашыгыч ярдәм кирәк булган очракларда бу аеруча мөһим. 📹: Гүзәл Камалова