*** — 4 июня 2026 г. в 08:00:02.207
*** Миңа ачуың да бардыр, Үпкәң дә бардыр инде. Үткәннәрне, булдыралсаң, Үткәндә калдыр инде. Мин әле дә шул ук сабый, Биек юкәләр күреп, Менәрмен дә, иң зур яфрак Өзеп төшәрмен кебек. Ул чакта берни кирәкми, Зур дөнья төрле төсле. Сабый чакның бар бәхете Шул бер яфракта төсле. Мин саклап йөргән казларым Әле дә бәбкә гүя. Әби, тезенә утыртып, Кечтеки диеп сөя. Тәрәз тулы гөлләр өйдә Балачак иртәсендә... Мин, әни кайтканны көтеп, Гел тәрәз тирәсендә. Ачылып киткән капкадан Әти дә керер кебек. Елмаеп килеп керер дә, Кочаклап сөяр кебек... Мин кайтам диеп киттем дә, Сүзләрем очты җилгә. Кайтыр нигезең булганда, Кайтмый йөр инде менә. "Кайтам" дип язган булдым да, Гел ерагайды юллар. Әткәң-әнкәң исән бит дип, Җанны кимерә уйлар. Тәрәздән күзен алмыйча, Зарыгып көткән әни. Беләм, ачуланадыр ул, Беләм, бераз үпкәли. Кайтырлар, кайтырлар диеп, Түзә алар, рәнҗеми. Балаларын көтеп яши Туган авыл һәм әни. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

