Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген Такталачык авылы гөрләп торды🔥

Бүген Такталачык авылы гөрләп торды🔥 Милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш керткән, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, данлыклы "Баламишкин" гармунчылар ансамбле солисты Әфкә Муллаян улының 70 яшьлек матур юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды👍 Залда, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык рәхәтләнеп җырлады, биеде, күңел ачты. Әлеге видеоны эшләре күп булып килә алмаганнарга юллыйбыз🤚 Ә Әфкә абыйга ихлас күңелдән рәхмәт👍 Такталачык авылы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырды ул! Сәламәт булып, киләчәктә дә иҗат белән янып, ялкынланып яшәргә язсын.

1 085 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 502 подписчиков

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.