Перейти к содержимому
Максиметер

Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар!

Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Укытучы һөнәре – җирдәге иң изге, иң җаваплы һәм иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, ә аларның күңеленә кешелеклелек, намуслылык һәм Ватанга мәхәббәт орлыкларын саласыз. Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм һәр укучыга карата булган игътибарыгыз – киләчәк буынны тәрбияләүдә төп нигез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар һәм укучыларыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез. Эшегез һәрвакыт кадерле булсын, ә күңелегездәге нур беркайчан да сүнмәсен! Иң изге теләкләр белән, Казан шәһәре Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән, җәмгыять рәисе Вәсим Вахитов.

735 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 510 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.