Перейти к содержимому
Максиметер

Сөенечле хәбәр! Махсус хәрби операция ветераны гаиләсендә өченче бәби туды!

Сөенечле хәбәр! Махсус хәрби операция ветераны гаиләсендә өченче бәби туды! Бүген безнең район өчен бик зур сөенечле вакыйга булды! Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрданов һәм аның тормыш иптәше Айгөл гаиләсендә туган өченче балага тантаналы рәвештә Туу турында таныклык тапшырылды. Яңа туган улларына Замир дип исем кушканнар. Исеме дә ни тора! Бу районда быел туган 70 нче бала булуы да сөенечле яңалык. Вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Бариев гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде һәм район тарафыннан яңа туган балаларга бирелә торган акчалата ярдәм – 30 000 сумны тапшырды. Без дә Әлфис белән Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз! Замирның сәламәт булып үсүен, бәхетле тормыш юлында ата-анасының горурлыгы булып яшәвен телибез! Гаиләгә тынычлык, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телибез! #крепкаясемья #татарстансемья #крепкаясемьятатарстан #загстатарстан #загсытатарстан #семьитатарстана #управлениезагскмрт

1 404 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 510 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.