🌾🏆«Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинанд Закирҗанов республика бәйгесендә призлы ур...
🌾🏆«Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинанд Закирҗанов республика бәйгесендә призлы урын яулады Бүген Арчада узган «Хезмәт кешесен далыйбыз» республика яшь комбайнчылар бәйгесендә «Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинанд Закирҗанов 2 нче урынны яулады. Бәйгедә 30 яшькә кадәрле комбайнчыларның экипажлары катнашты. Ярышлар барышында яшь комбайнчылар комбайн корылышы, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча теоретик сорауларга җавап бирде. Конкурсның гамәли өлешендә катнашучылар комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталыгын күрсәтте, техникага ремонт ясады. Җиңүче райондашыбызны котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
Канал в каталоге Максиметера
1 510 подписчиков · Госорганы и учреждения