Чулпан Йосыпова сүзләренчә, сеңлесе Энҗе сәламәт вакытында бик чибәр, талантлы, барысы ... — 13 апреля 2026 г. в 17:48:24.519
Чулпан Йосыпова сүзләренчә, сеңлесе Энҗе сәламәт вакытында бик чибәр, талантлы, барысы да күп өметләр баглап торган кыз булган. «Сеңлем минем бик матур кыз иде. Биленнән дә түбәнрәк төшкән озын чәчле, йөзгә-биткә дә искиткеч чибәр, коеп куйган модель иде ул минем сеңлем. Операцияне баш түбәсен тулысынча кисеп алып ясадылар. Чәчен пеләшкә алырга туры килде… Шундый күп авырлыклар күрде, стресслар кичерде инде ул. Минем әни белән әти тормышка позитив карый торган, бик җиңел, рәхәт кешеләр иде. Сеңлем авырый башлагач, алар да бик картайдылар. Әле әти быел үзе дә катлаулы операция кичерде, гыйнвар аенда тромб алдырды, аз гына үлемнән калды. Инде ярый, Энҗе үзе рухын төшерми. Без дә бирешмәдек, якын кешебезне төрлечә дәвалау ысуллары эзләдек».

