Айсылу Такыянузова белән интервьюдан өзек 👇🏻 — 3 сентября 2026 г. в 07:06:07.455
Айсылу Такыянузова белән интервьюдан өзек 👇🏻 — Минем тормышым тулысынча җыр, иҗат белән бәйле. Төп эш урыным — балалар иҗат студиясе һәм үземнең шәхси җыр студиям. Балаларның табигый тавышын югалтмыйча, талантларына басым ясап, аларны үстерергә тырышам. Аннары, озак еллар инде чаралар да алып барам. Күпчелек чит төбәкләргә чакыралар. Һәм инде, әлбәттә, минем илһам чыганагым — җырлар. Аларны сайлау, аранжировкасын алдан күзаллау, тавыш яздыру, зур сәхнәләрдә башкару — болар барысы да миңа илһам бирә. Җырда минем өчен иң мөһиме — аның мәгънәсе. Күңелнең түренә кереп, хисләрне актарып чыгарлык булсын. Әлбәттә инде, моңлы да булсын. Элегрәк моңсу җырларга өстенлек бирә идем, ә хәзер инде позитиврак булсын, дим, чөнки моңсуланып утырырга дөнья мәшәкатьләре дә җитәрлек. Өлкән улым Фидан бабасы кебек энергетика юлыннан китте. Әмма җыр һәм баян — аның хоббие. Җыр сайлаганда, аның белән дә киңәшләшәм. Аранжировкага килгәндә, ул миңа киңәшләр бирә, нинди инструментлар булачагын бергәләп сөйләшәбез. Тавыш яздырганда да кат-кат яздырам, сыйфатлы булсын дип. Аны телефоннан да тыңлап карыйм, сәхнәдә дә уйнатып карыйм — яңгырашы тиешле дәрәҗәдә булсын, дим.

