Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек ⤵️ — 31 августа 2026 г. в 06:31:37.456
Зәмирә Рәҗәпова белән интервьюдан өзек ⤵️ – Максим белән бергә яшәвегезгә күпме булды? – 13 ел була. Яратып, «Макысым» дип әйтәм мин аңа (елмая). Аны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән язмышның бүләге дип уйлыйм. Чөнки ул миңа дус та, ир дә, мәхәббәт тә, бизнес-партнер да, балаларның атасы да. Максим күп сөйләшми ул. Күпләр мине аны басып алган, дип уйлый. Ләкин безнең Максим – бик кырыс кеше. Сукояр йолдызлыгы астында туган. Аңа тавыш күтәрергә, кычкырырга ярамый. Кайчакта сүзгә килгәндә, мин һәрвакыт үземне кулда тотам. Сүзгә килеп алган очракта да, үпкәләшү, эндәшмәү озакка сузылмый. Ул – бик әйбәт, җаваплы әти. Хәтта миңа: «Балаларга даруын бирдеңме? Эчтеме?» – дип тикшереп торырга мөмкин. Минем эшем күп. Онытып та җибәрә алам. Балалар төнлә ютәлләп уяна икән, ул беренче итеп сикереп тора, бүлмәләренә кереп карый. Камилә төнлә уянып, сөт сорый икән, ул торып, икенче каттан беренче катка төшеп, ясап алып менә. Балалар да әтиләрен бик ярата. Мин өйгә беренче килеп керүгә дә, алар : «Ә әти кайда?» – дип сорыйлар. (2023)

