Тәмле булочкалар. — 1 июля 2026 г. в 18:21:32.419
Тәмле булочкалар. 250 мл.җылы сөт, 2 аш кашыгы песок, 0,5 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы коры чүпрә, 30 гр.эретелгән ак май, 1 йомырка, 2 стакан он. Камыр басып кабарырга куябыз,кабарып менгәч баскалап кире төшерәбез. Әзер камырдан уртача зурлыктагы шарчыклар әвәлибез дә,җәябез,җәемнең кырыйларын кискәләп чыгып,очларын тоташтырабыз(чәчәк таҗлары килеп чыга).Уртасына варенье яисә джем,җиләк-җимеш куябыз. Ясап 15 мин.тоткач пешерергә куябыз. Тәмле булсын!

