Алма бәлеше пешердем, дуслар🙌🏻 — 13 июля 2026 г. в 18:00:03.366
Алма бәлеше пешердем, дуслар🙌🏻 Бик тәмле😋 тәмләп чәй эчәбез хәзер🙏🏻 Камыр өчен: 180 гр маргарин 1 йомырка 3 кашык шикәр комы 1 калак тоз 1 кап разрыхлитель Ванилин Җылымса су ~30-50 мл Он Эчлек өчен: Алма Шикәр комы Сыер мае Кукуруз крахмалы Иң башта камырны ясадым. Аннан камыр ял иткән арада алманың кабыгыннан чистартып турыйбыз. Камырны җәеп камыр өстенә башта кукуруз крахмалы сибәбез, аннан алмаларны салабыз, өстенә шикәр комы сибәбез hәм сыер мае турап салабыз. Пирогыбызның өстен камыр белән каплап, ясап, кызган мичтә 35 минут пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын🍎🍏 Авт.alisa_fayzullina 😍❤

