1948 елның 1 октябрендә Россиянең Халык рәссамы, сценограф Таң Еникеев туган.
Таң Гомәр улы Еникеев Уфада туа, чыгышы белән Касыйм татарларыннан. Мәскәү сәнгать институтын тәмамлагач, Башкорт академия театрында баш рәссам булып эшли. 2000 елдан – Оренбург драма театрында. Таң Еникеев ике йөздән артык спектакльне дөньяга чыгарган шәхес.
«Театр рәссамы юлын сайлаганда, мин бәлки моның никадәр кызык профессия икәнен уйлап та бетермәгәнмендер. Бу хакта күбрәк белгән саен, ул миңа күбрәк ошый барды: ритмы, масштабы белән. Мин картина ясаучылар һәм сценографларны аерып карамыйм. Сценограф сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итми калырга мөмкин түгел», - ди Таң Еникеев үзе.
Таң Еникеев «Ташлама утны, Прометей!», «Ай тотылган тондә», «Кызыл паша», «Бибинур, аһ, Бибинур!..», «Дон Жуан», «Капитан кызы» …