1929 елның 23 сентябрендә Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында язучы Шамил Рәкыйпов туа.
1929 елның 23 сентябрендә Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында язучы Шамил Рәкыйпов туа. Ул татар каһарманнары турында әсәрләр язып таныла. Аның Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннар батырлаган кабатлаган Бари Шәвәлиев турында “Чәчәкләр сөйли белә”, Мәгубә Сыртлановага багышланган “Кызлар-йолдызлар”, Иван Кабушкин турында “Кайдан син, Жан?” әсәрләре бар. Ул шулай ук Советлар Союзы герое исеменә лаек булган татарларны ачыклау белән шөгыльләнә һәм аларның 173 икәнен ачыклый. Шулай ук Шамил Рәкыйпов татарлар арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршин турында “Таңнар һаман матурмы?” дигән роман да яза. Казандагы Батыршин урамы нәкъ менә шушы каһарман исемен йөртә. Язучының һәм Батыршинның тормыш юллары беркадәр бер-берсен кабатлый. Шамил Рәкыйпов та Донбасс шахталарында эшләп ала. Әти-әниләре Биектау районы Ямаширмә авылыннан булган Гыйльфан Батыршин үзе Донбасста – Кировск шәһәрендә туа. Аның әнисе Фатыйма, әтисе Әбүбәкер исемле була. Мәктәптә укыгач, Гыйльфан Казанга кайтып, Пишмаш (соңыннан – “Терминал”) заводында эшли. Аннары кабат Донбасска китә, шахталарда эшли. 1936 елда ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1938 елда Япония белән Хасан күле янында сугыш башлана. Күпсанлы япон гаскәрләре Гыйльфан Батыршин һәм аның хезмәттәшләре саклаган тауга һөҗүм итә. Чик сакчылары, аз санда булуларына карамастан, көчле каршылык күрсәтә. Гыйльфан Батыршин дошманнарны тоткарлый, аннары яралы иптәшләрен, шул исәптән командирын күл аша чыгарып коткара. Бу батырлыгы өчен Гыйльфан Батыршинга (документларда – Батаршин) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гыйльфан Батыршин Үзәк, аннары Белорус фронтында хезмәт итә. 1947 елда Гыйльфан Батыршин Токиода япон хәрбиләренә каршы оештырылган хәрби трибуналда чыгыш ясый. Шуннан кайтканда, 1947 елның 11 декабрендә, ул утырган самолет Владивосток янында һәлакәткә юлыга. Гыйльфан Батыршинның хатыны Маргарита Мәскәүдә яшәгән. Гыйльфан Батыршинның кызы Әлфия исән, ул Мәскәүдә яши, аның улы Рөстәм бабасы кебек хәрби һөнәр сайлаган. Шамил Рәкыйповның улы Илшат исә журналистика һөнәрен сайлый. 1-2. Шамил Рәкыйпов, аның китаплары 3. Гыйльфан Батыршин 4. Ямаширмәдә Гыйльфан Батыршин туган йорт 5. Сулда - Гыйльфан Батыршинның хатыны Маргарита Ивановна, уртада әнисе Фатыйма, артта - сеңлесе Әминә, уңда - кызы Әлфия. 1942 ел 6. Ямаширмәдә Гыйльфан Батыршинга куелган бюст