Кабак яратучыларга бик җайлы, бик тәмле 🍲ТАТЛЫ КАБАК БОТКАСЫ.
Кабак яратучыларга бик җайлы, бик тәмле 🍲ТАТЛЫ КАБАК БОТКАСЫ. ✅Моның өчен 🔸300 гр эре кыргычтан үткәрелгән кабак 🔸200 гр боткалар пешерергә яраклы дөге. Дөгене 30 мин бүрттереп алырга кирәк. 🔸Барлыгы 150 гр чамасы йөзем белән өрек, кара җимеш, тәменчә тоз, шикәр. 🔸Теләгәннәр атланмай сала алалар. Безнең очракта салынмады. Ботка эчлегенә бар өлешләр дә салынып беткәч, кайнап чыккан су коеп (су ярма өстенә чыгар -чыкмас булырга тиеш), савытыбызның капкачын каплыйбыз һәм электр миченә тыгабыз. Боткага салынган су кайнап чыгуга мичне сүндереп, кайнар мичтә 20 мин тирәсе тотабыз. Ярмасы таралып торган, хуш исле ашарга җиңел дә, файдалы да менә дигән ботка килеп чыга😋😍 @tatar_yadkarlare