Елмаю символы булган
Елмаю символы булган “Смайлик”ның туган көне, Барыбызга да таныш ул, Шуны белгән идеңме? Инглиз теленнән алынган, Тәрҗемәсе – “Елмаю”, Төрле эмоцияләрне Җиңел генә белдерү. Әйтергә сүз тапмаганда Смайлик ярдәмгә килә, СМС хәбәрләр белән Хәбәр тиз барып җитә. Смайлик куеп җибәрәм мин, Белдерергә хисемне, Шуннан аңлап белерсез сез Әйтми калган сүземне. Төрле төстә һәм формада Төрле хисне белдерә, Татарча "елмайлик" диеп Бик тә әйтәсе килә! Фәймә Зайнуллина