Сәнгать фәннәре кандидаты, танылган фольклор белгече, этномузыколог, мөселман музыкасы ...
Сәнгать фәннәре кандидаты, танылган фольклор белгече, этномузыколог, мөселман музыкасы мәдәниятенең татар җирлегендә чагылыш үзенчәлекләрен өйрәнгән галимәбез, халкыбызның гөсләдә уйнау традицияләрен бик күп авыллар буйлап җыйнап, шулар нигезендә Республикада һәм башка төбәкләрдә дистәләгән гөсләчеләр ансамбльләрен булдыруга зур өлеш керткән, "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестивале концепциясен эшләүдә катнашкан, аның 11 ел буе алыштыргысыз жюри әгъзасы булган, халык музыкасын саклауга юнәлтелгән 50 гә якын семинар оештырган, "Безнең мирас" журналында «Халык музыкасы» рубрикасын даими алып барган Эльмира Ринат кызы Каюмова (18.09.1968 -19.03.2022) #бу_көн_туган_көн