Көз дип тормыйбыз әле без,
Көз дип тормыйбыз әле без, - көләбез Алтын булып, ялкын булып киләбез. Көз дип тормыйбыз әле без, сөйлибез. Әле һаман яшәү көен көйлибез. Салкын җилләр тагы-тагы иссәче. Ә тормышның җиле әче, гел әче. Салкын диеп аны юкка тиргиләр, Көзге җилнең өшегәнен белмиләр. Ул бит безгә җылы эзләп кагыла. Болытлар да өшегәннән агыла. Без дә җылы эзләп җиргә төшәбез. Без үлмибез, җылы җиргә күчәбез... Н. Сафина "Китеп баручы яфраклар җыры" #шигырь_ТЯ