Җылау дип язу хатамы?
Җылау дип язу хатамы? Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров "Сүзлекче язмалары" телеграм-каналында аңлата: ЕЛАУ // ҖЫЛАУ Хәзерге әдәби телебез формалашу барышында үзебезнең төрки-татар тамырлы сүзләр башында җылаштыру белән йылаштыру мәсьәләсе иң катлаулылардан булгандыр, мөгаен. Җылаштыру – башлыча телебезнең урта диалектына хас, йылаштыру исә – көнбатыш (мишәр) диалектына һәм иске язма телебезгә хас күренеш. Шулай да тел белгечләре бу мәсьәләне хәл итү юлларын тапканнар һәм [җ] белә [й] авазларын уңышлы гына итеп “өйләндерә” алган. Нәтиҗәдә менә мондый кагыйдәләргә тукталганнар: 1) әгәр дә сүзнең икенче иҗеге и булса, сүз башында җ языла: җиләк, җил һ.б.; 2) әгәр дә сүзнең өченче иҗеге й булса (й, я, ю, е хәрефләре), сүз башында җ языла: җөй, җәя, җәю, җәен һ.б. 3) калган барлык очракта да сүз башында й (й, я, ю, е хәрефләре) языла. Кагыйдәләр булса да, алар чынбарлыкта әйләнешкә кереп китеп бетә алмаган. Дөресрәге, беренче ике ноктасы шактый эзлекле үтәлеп килсә дә, соңгысын гамәлгә ашыру авыррак булган, күрәсең. Елы өйдә ерлар ерлап утыру кебегрәк әйтүне җәмәгатьчелек кабул итеп бетермәгән. Мондый сүзләрнең кайберләре хәзер бары тик җ белән (җылы, җепшек, җеп, җыр), кайберләре, күпчелеге дияргә кирәк, кагыйдәгә буйсынып, бары тик й белән (ялан, ялгыз, ерак, елга, йомгак, йөзек, юкә, юеш) кулланыла. Араларында ике төрле йөргән сүзләр дә бар: елау – җылау, елан – җылан, юләр – җүләр һ. б. ш. Шуларның язылышы кыенлык тудыра да инде. Мондыйларның дөрес язылышын орфографик сүзлекләрдән карап истә калдырырга кирәк. Инде мәкалә исеменә чыгарылган сүзебезгә кайтсак, норма билгели торган орфографик сүзлекләрнең барысында да елау формасы гына теркәлгән. Димәк, елау – әдәби вариант һәм төп форма, җылау – диалекталь вариант, әдәби телдә ул аерым персонаж авызыннан гына әйттерелә ала.